Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов Кырык Садак авыл җирлеге сайлаучылары белән очрашты. Чара узган ел төзелгән авыл мәдәният йортында узды. Ранис Рафис улы шәһәрдә һәм авыл территорияләрендә ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде, халык белән аралашты. Халыкны борчыган мәсьәләләр элеккечә кала. Бу-су белән тәэмин итүнең булмавы, сукбай этләр белән проблема һәм пай җирләреннән файдаланган өчен ашлык бүлеп бирү. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, төп мәсьәлә - су белән тәэмин итү мәсьәләсе, бу юнәлештә проект-смета документларын әзерләү буенча эш башкарылачак, алга таба финанслау чыганакларын эзләячәкләр. Йортсыз хайваннарга килгәндә, иң беренче чиратта һәр хуҗа үз хайванын кайгыртырга тиеш. Иң яхшы карар - хайваннар санын контрольдә тоту өчен стерильләштерү. Шулай итеп, алга таба контрольсез үрчи торган сукбай этләрне булдырмау. Шулай ук сөткә сатып алу бәясе, ашлыкка бәяләр күтәрелү мәсьәләләре дә күтәрелде әлеге җыенда.