Буа муниципаль районы зур югалту кичерде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген 87 нче яшендә хезмәт ветераны, күренекле хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе Габделхәй Нәбиулла улы Хәйрулловның йөрәге тибүдән туктады.

Г.Н.Хәйруллов 1935 елның 30 апрелендә ТАССРның Буа районы Кырык Сайдак авылында туган. 1966 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. ТАССРның Актаныш районында (1954), Башкортстанда укытучы булып эшли (1957-1960). 1960 елдан КПССның Буа райкомы (1960-1961), Буа районының «Рассвет» колхозы рәисе (1961-1964), Буа районының «Заря» колхозы рәисе (1964-1975), Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1975-1980), Апас район Советы башкарма комитеты рәисе (1980-1983), КПССның Апас район комитеты беренче секретаре (1983-1990), Апас район Советы рәисе (1990-1991), Буа районы хакимияте башлыгы (1992-1999), «Татрыбхоз» ассоциациясе генераль директоры (1999-2005).
Дүрт чакырулы Татарстанның халык депутаты, Хезмәт Кызыл Байрагының ике ордены кавалеры, "Мактау билгесе" ордены, Дуслык ордены, "Мактау" ордены, "Төзелештәге казанышлары өчен", "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен", "РСФСР һәм СССРның агарту отличнигы, СССРның атказанган юл төзүчесе, ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Мактау грамотасы, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.

Буалылар Г.Н. Хәйруллов рйонны җитәкләгән чорны эшлекле, уңай үзгәрешләр һәм эшләр белән тулы бер вакыт, ә аның үзен - энергияле, гади, аралашучан, нигездә таләпчән, төпле акыллы җитәкче итеп, истә калдырачаклар. Аның исеме  районның  юллар челтәре асфальтлану, авыл җирлекләренең административ үзәкләренә кадәр сыйфатлы  юллар салу белән дә хәтердә калыр.

Авыл кешеләре турында да һәрчак кайгыртучанлык күрсәтте -  районның  терлекчеләр йортларында электр җылыту эшләрен монтажлау буенча зур эшләр башкарылды. Г.Н.Хәйруллов җитәкчелегендә торак пунктларны газлаштыру буенча кыска вакыт эчендә зур эшләр эшләнде– барлык торак пунктларга да урам газүткәргече үткәрелде, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, торак йортлар газлаштырылды.

А.Н.Хәйрулловны авыл хуҗалыгы тармагында, бигрәк тә үсемлекчелек өлкәсендә булган потенциалны максималь файдалануга омтылышы һәрвакыт алга этәрде. Чын җир улы, игенче хезмәте белән якыннан таныш Габделхәй Нәбиулла улы файдаланылмаган авыл хуҗалыгы потенциалын күрә алды. Нәкъ менә аның җитәкчелеге чорында бөртекле культураларның уңышы рекордлы дәрәҗәгә җитте - гектардан 49,7 центнер уңыш алуга.

Габделхәй Нәбиулла улы Хәйрулловның профессиональлеге һәм максатка ирешүдә үҗәтлеге, оештыру таланты – күп кенә җитәкчеләр өчен үрнәк. Аның исеме Буа районы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аның турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.

Буа муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратлары Габделхәй Нәбиулла улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар, чын күңелдән зур югалту белән бүлешәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International