Буа районының хатын-кызлар делегациясе эшлекле хатын-кызлар форумында катнаша.

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

6-8 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызларының VI форумы уза, аны «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

Бизнес-тренингның авторлык программасы эшләнгән, илнең иң яхшы мотивацион спикерлары чакырылган. Һәр катнашучы Татарстан традицияләре, аның мәдәнияте һәм тарихы белән таныша ала.

Форум гадәттәгечә хатын-кызларда кызыксыну уята. Буа районын 7 хатын-кыз тәкъдим итә, аларның очрашуда катнашуы  үзләре турында белдерергә, файдалы элемтәләр урнаштырырга, алга таба нәтиҗәле эшләү өчен үз-үзләрен күрсәтү һәм мотивацияләү күнекмәләрен арттырү мөмкинлеген бирә.

- Әлеге форум кабатланмас атмосферага ия. Файдалы тренинглардан тыш, аралашу, эшлекле генә түгел, дустанә элемтәләрне дә җайга салу өчен менә дигән мөмкинлек тудырылган. Бай эчтәлекле программаны, уңайлы һәм формат төрлелеген билгеләп үтмичә булмый. Мондый мөмкинлек тудырган өчен оештыручыларга рәхмәт, - дип асызыклады Буа районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Гөлинә Шәрәфетдинова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International