Татар телендә диктант 2021 елда 10 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә башлана.
Акция татар теле һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксыну арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерүгә юнәлтелгән.
Быел «Татарча диктант» алтынчы тапкыр уздырыла. Аны бер үк вакытта Россиянең һәм дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә язалар. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Буа районында диктант язу өчен мәйданчык итеп 32 мәктәп һәм 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (Буа ветеринария техникумы һәм Буа медицина училищесы) билгеләнде.