Карантин фитосанитар зонасы билгеләү һәм карантин фитосанитар режим кертү турында

2021 елның 10 сентябре, җомга

Буа районы урманчылыгында фитосанитар тикшерүе үткәрелгәндә, урманның карантин корты – мыеклач коңгызлар, кисмәннәр барлыгы ачыкланган!!!

Идарәнең 07.09.2021 ел, № 86/П/2021 номерлы карары белән  Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа участок урманчылыгының 122 номерлы урман кварталы чикләрендә, №37-47 урман кварталы җирләре территориясендә, гомуми 569 га мәйданда һәм  Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Төбәк-Чирки участок урманчылыгының 62, 63 һәм 42 нче урман кварталларының җирләре территориясендә барлыгы 297 га мәйданда карантин фитосанитар зона урнаштырылган һәм карантин фитосанитар режим кертелгән. Карантин фитосанитар зонаның гомуми мәйданы-866 га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International