Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсионерларга банкларга, почта элемтәсе бүлекләренә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акчалата түләүгә 11 218 960 мең сум җибәрелгән.
2 сентябрьдә түләү 780126 пенсионерга кредит учреждениеләре аша кергән инде. Калган 341 770 кешегә пенсияне китерү хезмәте һәм элемтә бүлеге аша алучы түләүләр 3 сентябрьдән килә башлады.
"Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр пенсия алуның элек гадәтләнгән датасын әлегә кредит учреждениеләре аша гына үти башлады. Шул ук вакытта эшләүче һәм эшләмәүче, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту уңаеннан яңа пенсионерлар, алар билгеләнгәннән соң беренче пенсия түләнмәгән булса да, аңа хокук 31 августка инде барлыкка килсә, шулай ук бер тапкыр 10 мең сум алачак, тик бераз соңрак. Пенсия булса - түләү дә булачак», - дип ышандырды Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Контакт-үзәк Татарстан Республикасы буенча РПФ бүлекчәсе 8 800 600 00
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/PFRTATARSTAN
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/pfrtatarstan
https://t.me/PFRTARbot
WhatsApp 8-960-088-30-74
https://www.instagram.com/pension_fond_rt/