Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Без төрле, әмма без бергә» дигән программа буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Чараның максаты-вак моториканы һәм иҗади сәләтләрне үстерү; эштә тырышлык, сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү.
Чарада катнашучыларга стринг-арт техникасында панно ясарга тәкъдим ителде. Стринг-арт- ул җепләрдән һәм кадаклардан панно ясау сәнгате. Төрле төстәге линияләрнең матур итеп үрелеп баруы спирограф рәсемен хәтерләтә. Бу мавыктыргыч, иҗади хезмәт кенә түгел, ә гүзәллек дөньясына чуму да.