«Уңышны вакытында җыеп алу һәм төяп җибәрү өчен мәсьәләләрне хәзер хәл итик». Район башлыгы чөгендер үстерүчеләр белән очрашты

2021 елның 10 сентябре, җомга

Буа районы игенчеләре агымдагы 2021 елда 282 мең тоннага якын шикәр чөгендере җыярга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Буа районы Авыл хуҗалыгы идарәсендә. Шуңа бәйле рәвештә урып-җыюга ныклап әзерләнергә, кырларда үскән уңышны тулысынча җыеп алырга кирәк.

Районның чөгендер игүчеләре шикәр чөгендерен казуга керешкәч, «Буа шикәре» ҖЧҖендә уңыш җыю ничек оештырылачак, нинди кыенлыклар туарга мөмкин? Боларның барысы турында да район башлыгы Ранис Камартдинов рәислегендә узган чөгендер үстерүчеләр белән киңәшмәдә сөйләштеләр.  Татлы тамыр казу сезоны җитте, күрше районнар урып-җыюга керештеләр, дип билгеләп үтте район башлыгы.

«Бүген без срокларны ачыкларга, графикны сөйләшергә һәм эшләрне вакытында башкарып чыгуга комачауларга мөмкин булган моментлар турында фикер алышырга тиеш. Югалтуларга юл куймас өчен аларны хәзер хәл итәрбез», - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович.
Шулай итеп, беренчеләрдән булып чөгендерне кабул итү пунктларында чиратлар темасына кагылдылар. Валерий Погребной билгеләп үткәнчә, агрофирмалар зур күләмдә продукция җитештерәләр, шуңа күрә аларның уңышын беренчеләрдән булып кабул итәчәкләр. Заводта 9 линия эшләячәк, аларның 5се холдинг хуҗалыкларыннан уңыш алса, калганнары - башка хуҗалыклардан. Чиратларны булдырмас өчен, график кирәк. Әлегә линияләр тулы эшләми, йөкләнеш юк диярлек һәм моннан файдаланып калырга  кирәк.

Районның Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, һава торышын алдан белеп булмаганлыкны  һәм озакка сузылган көчле яңгырлар очрагында транспортировка белән мөмкин булган кыенлыкларны күрсәтеп, аларны җыюга алдан планлаштырылган сроклардан иртәрәк чыгарга киңәш бирделәр. «Һәр матур көнне кулланырга кирәк. Уңышны кырларда калдырмаска, шул ук вакытта аның шиңүенә һәм башка сыйфатларын югалтуына юл куярга ярамый», - дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International