Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтү игълан ителде

2021 елның 10 сентябре, җомга

Иртәгә, 11 сентябрьдә туң көтелү сәбәпле, Татарстанда янә шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән «һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр туң булу» ихтимал, дип билгеләп үтә синоптиклар. Шул уңайдан республика халкын уяу булырга һәм сак булырга өндәделәр.

Шул ук вакытта, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, тәүлекнең караңгы вакытында салкыннар булмаган җирдә һава температурасы 0-5 градус җылылык тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне үк республика югары атмосфера басымы кырында булачак, һава 16 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International