Район башлыгы балаларны йөртү белән шөгыльләнүче мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләренең автобусларын карады

2021 елның 10 сентябре, җомга

Яңа уку елы башланыр алдыннан Буа районында ел саен мәктәп автобусларына техник карау уздырылды. Район башлыгы бүген автобусларның техник торышы белән танышты.  

Балаларны мәктәп автобуслары белән йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан ел саен укучыларны гомуми белем бирү оешмаларына илтүче транспорт чараларына карап чыгу үткәрелә.

Мәктәп укучыларын йөртүче транспорт чараларының техник торышы, аларда куркынычсызлык каешлары булу, автобусларның техник тахографлар белән җиһазландырылуы, тормоз системасының төзеклеге, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, шиналарның протекторының тузуы һәм башка техник параметрлар аерым контрольдә тотыла. Шулай итеп, Буа районында балаларны мәгариф учреждениеләренә 19 автобус йөртә, аларның 18е көн саен рейслар башкара, 1се ватылган очраклар өчен резервта тора. Тагын 2 автобус мәдәният учреждениеләре һәм 4 спорт учреждениесе исәбендә. Барлык транспорт чараларында да кирәкле техник шартлар үтәлгән. "Балаларның иминлеге барыннан да мөһимрәк мәсьәлә. Техникага ремонт чараларын  вакытында уздырып, автобусларның төзеклеген карап торып, техник карауларны вакытында башкарыгыз», - дип билгеләп үтте район башлыгы. Шул ук вакытта Ранис Рафисович автотранспортны чисталыкта тотарга кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук Ранис Камартдинов машина йөртүчеләр белән аралашты. Алар районда һәм шәһәрдә барган үзгәрешләрне уңай бәяләделәр, шул исәптән юлларны ремонтлау буенча да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International