Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән «Без тынычлык яклы!» дигән чара үткәрде. Чара яшүсмерләрдә бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук балаларга экстремистик характердагы гамәлләр кылган өчен җаваплылык һәм аларның нәтиҗәләре аңлатылды.
Чара иҗади рәсемнәр белән тәмамланды. Барлык рәсемнәр дә матур һәм кызыклы килеп чыкты. Һәр катнашучы үз әсәрләрендә җирдә тынычлыкны гәүдәләндерүче әйберләрне сурәтләргә тырышты. Шулай итеп, балалар бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкә үзләренең кечкенә өлешләрен керттеләр.
Социаль педагоглар фикеренчә, мондый чаралар балаларның иҗатын һәм сәнгати карашын үстерүгә, рухи һәм әхлакый ориентирларны формалаштыруга ярдәм итә.