Балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы –мәгълүмат аларның сәламәтлегенә һәм физик, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян китерү куркынычы булмаган сакланганлык торышы.

"Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау турында" 2010 елның 29 декабрендәге 4436-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясы нигезендә мондый мәгълүматка түбәндәгеләр  карый:

•    Тормыш һәм сәламәтлеккә янаучы гамәлләргә өндәү;
•    Наркотик, алкоголь, тәмәке куллануга, азартлы уеннарга өндәү;

•    Рәхимсезлеккә өндәү;
•    Гаилә кыйммәтләрен инкарь итүгә дәртләндерүче;
•    Цензурасыз сүгенүгә өндәү;
•    Хокук бозуга каршы үз-үзен аклау;
•    Порнографик характерлы..

Балаларның яшь категорияләре “Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау турында” 2010 елның 29 декабрендәге 436-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән. Мәгълүмати продукция категориясен билге яки текстлы кисәтү түбәндәгечә билгеләнә:


- 6 яшькә җитмәгән балалар өчен - “0+” рәвешендә;

-6 яшькә җиткән балалар өчен - «6+» рәвешендә яисә «алты яшьтән өлкәнрәк балалар өчен» текст кисәтүе рәвешендә;

-12 яшькә җиткән балалар өчен - «12+ » рәвешендә яисә «12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен» текст кисәтүе;

-16 яшькә җиткән балалар өчен - «16 +» һәм «16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен» текст кисәтүе рәвешендә;

Балалар өчен тыелган продукция категориясенә карата - «18+» яки «балалар өчен тыелган» текст кисәтүе рәвешендә.

 

Мәгълүмати продукциянең билгесез һәм кисәтүләрсез әйләнеше тыела. Әйләнештә аны тәкъдим итү һәм тарату, шул исәптән сату, аренда, прокат, тарату, һәркем өчен мөмкин булган китапханәләр фондыннан бирү, ачык күрсәтү, халык алдында башкару, элемтә һәм тапшырулар ярдәмендә тарату күздә тотыла.

Балаларны һәм яшүсмерләрне, һичшиксез, җимерүче мәгълүмати тәэсирдән якларга кирәк. Компьютерның ата-аналар контроле өлкәннәргә Интернетта балалар карый һәм укый торган контентны чикләргә, шулай ук балаларның Интернетта булу вакытын  киметергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә программа нинди дә булса оятсыз әйбер (порнография, көчләү, экстремистик материаллар) тапкан очракта, ресурска керү мөмкинлеге кичекмәстән чикләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International