Заманча музей нинди булырга тиеш? Район башлыгы Ранис Камартдинов бүген яңа музей төзелеше буенча киңәшмә үткәрде, шулай ук «Амадей» ҖЧҖ компаниясе директоры Алсу Фоат кызы Исхакова белән Буа туган якны өйрәнү музеенда залны модернизацияләү мәсьәләсе буенча очрашты.
Буада яңа музей төзү планлаштырыла. Хәзер аның концепциясе билгеләнә, планлаштыру буенча фикер алышалар, грамоталы, заманча киңлек оештыру өчен дизайнер чишелешләрен эзләү алып барыла.