Узган ял көннәрендә Ульяновск шәһәре көненә багышланган хоккей буенча иптәшләрчә матч узды. Буа районы һәм Ульяновск өлкәсе хоккей командаларының бу икенче иптәшләрчә очрашуы. Беренчесе Буада үткән иде.
- Гадел һәм тигез көрәштә кабат очрашуыма шатмын. Ульяновск өлкәсе хакимиятенә җылы каршы алулары һәм бик яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый иптәшләрчә турнирлар традициягә әверелер дип ышанам, - дип билгеләп үтте үз чыгышында команда капитаны, район башлыгы Ранис Камартдинов.
Командалар тулы көчкә чыгыш ясадылар. Соңгысына кадәр исәп тигез иде. Тик бәхет бу юлы буалыларга елмайды!
Җиңү белән, Буа!