Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.
Анда катнашу өчен иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, әйләнә-тирәлек проблемаларына битараф булмаган гражданнар, шулай ук ел дәвамында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.
Конкурс нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтында танышырга мөмкин