Буа районы һәм шәһәренең 71 сайлау участогы сайлауларга әзер

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Ранис Камартдинов шәһәр сайлау участокларын карап чыкты. Буа районы һәм шәһәренең 71 сайлау участогы 2021 елның 17-19 сентябрендә узачак сайлауларга әзер.

Узган елдагы кебек үк, тавыш бирүгә әзерлек вакытында төп өстенлек-гражданнарның тормыш һәм сәламәтлеге иминлеге. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәр участокта санитар куркынычсызлык чаралары күреләчәк: антисептиклар белән эшкәртү, температураны үлчәү каралган, сайлау процессында катнашучыларның барысын да шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр.

Районның 2 меңнән артык кешесе өйдә тавыш бирергә теләк белдерде, аларның саны арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International