Буа районында иртәнге сигездән сайлау участоклары ачылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Дәүләт Думасына сайлаулар башланды.

Буа районында иртәнге сигездән сайлау участоклары ачылды һәм беренче сайлаучылар үз тавышларын  бирделәр.

1179 нчы сайлау участогына беренчеләрдән булып Алинә Чебоганова килде. Ул сайлауларда беренче тапкыр катнашты һәм үз иленең язмышын хәл итүдәге тавыш бирүе өчен  бүләкләр дә  алды.

Исегезгә төшерәбез, Буа районында иртәнге сәгать сигездән  кичке  сигезгә кадәр 71 сайлау участогы эшлиячәк.

Шулай ук сайлаучылар, сәламәтлеге буенча яки мохтаҗларны карау зарурлыгына бәйле рәвештә, участокка килә алмасалар, өйдә тавыш бирергә хокуклы. Моның өчен участок комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International