Ялгыз өлкәннәр турында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә хәбәр итегез

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар ялгызлык яки туганнары тарафыннан тиешенчә игътибар булмау сәбәпле, кирәкле ярдәмсез калалар.

Шуңа бәйле рәвештә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан һәм туганнары ягыннан ярдәм алмаган ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар ачыкланган очракта, Буа районы буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 8(84374) 3-55-51, 3-38-05 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International