Буа волейболчылары муниципальара турнирның көмеш призерлары булдылар

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Бу ялларда " Юность " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе волейболчылары 2021/2022 классик волейбол сезонын ачты.

ТР беренчелегенә әзерлек кысаларында Б төркеме командаларының бер өлеше Алексеевск «Лидер» спорт мәктәбенең яңартылган залында җыелды.

Ике уен көне нәтиҗәләре буенча безнең егетләр муниципальара турнирның көмеш призерлары булдылар.

- Барлык  бурычларны да үтәдек. - ди тренер Ибраһимов Руслан Илнур улы.

 

Юность мәктәбе администрациясе VOLLEYFIRE ата-аналар советының сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә. Алга таба да бергәлектә эшләрбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International