Татарстанда Халыклар дуслыгы фестивале узды, ул күпмилләтле яшьләрнең дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән өч масштаблы чараны берләштерде.:
«ЭтноСтартапФорум»
Милли тематикалы продукция (көндәлек куллану предметлары, кием-салым һәм аксессуарлар, сувенир һәм бүләк продукциясе) булдыручы яшь эшкуарлар өчен проект;
Аның кысаларында мастер-класслар, бизнес-очрашулар, инвесторлар белән эшләү, онлайн мәйданчыкка чыгу, этнопродукциянең актуальлеге турында воркшоплар узды.
Этник компонентлы яшь дизайнерлар фестивале кысаларында воркшоп.
Проектның максаты-РФ территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белемнәрен актуальләштерү өчен, Россия халыкларының этник элементлары белән заманча кием-салым тамашасы аша яшьләр мохитендә мәйданчык булдыру.
Фестиваль этапларының берсе Кабан яр буенда модалы күрсәтү булды.
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкиллекләре слеты
Максат-республика районнарында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча төп проектларны тормышка ашыру буенча күнекмәләрне тапшыру.
Буа муниципаль районы вәкилләре район территориясендә үз проектын гамәлгә ашыру өчен 75 мең сум күләмендә грант оттылар.
Татарстан Халыклары дуслыгы фестивале @mant.tararstan яшьләр милли-мәдәни оешмалары инициативасы белән тормышка ашырыла.