Кама Тамагы "Үзәк" стадионында Танкист көненә багышланган 2008-2009 елгы егетләр арасында футбол буенча традицион районара турнир узды. Турнирда 4 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "БАТЫР" мәктәбе (тренеры: Садыйков Р. Р.)
2 урын - Кама Тамагы
3 урын - "Чүпрәле"
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Безнең командада алар түбәндәгеләр:
- иң яхшы сакчы- КИРПИЧЕВ ДЕНИС
- турнир бомбардиры - РОДИОНОВ ИСМАИЛ
Спортчыларыбызны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!