2021 елның 16-20 сентябрендә Витязево бистәсендә (Краснодар крае) «Витязь» спорт комплексы базасында 2021 елгы XIII Бөтенроссия яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннары кысаларында каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларны оештыручылар-Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, «Россия көрәш сәнгате берлеге» гомумроссия иҗтимагый берләшмәсе, «Россия Каратэ федерациясе» гомумроссия иҗтимагый спорт оешмасы.
Буа муниципаль районының каратэ Федерациясе, САПСАН көрәш сәнгате клубы спортчылары әлеге турнирда катнаштылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасына Буа спортчылары ике медаль китерде.
Кумитэ дисциплинасында академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 8 сыйныф укучылары Смирнов Данила пьедесталның югары баскычына күтәрелде, алтын медаль яулады, ә Чернеева Камилла вице - чемпион булды, көмеш медаль алды.
Безнең егетләр белән горурланабыз!