Район башлыгы Ранис Камартдинов Әнвәр Кукушкинны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Буа районы Адав Толымбай авылында яшәүче Кукушкин Әнвәр Фәйзи улы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны юбилее белән котларга Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов, социаль яклау идарәсе вәкилләре, туганнары һәм якыннары килгән иде.

Ранис Рафис улы юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп акчалата бүләк тапшырды.

Әнвәр Фәйзи улы һәм аның тормыш иптәше Нәзирә Абдрахман кызы 63 ел бергә матур гомер кичерәләр. Алар хаклы рәвештә гаилә тормышы үрнәге булып тора. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларның 5 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International