Буа районының терлекчелек тармагы эше йомгаклары буенча киңәшмә "Авангард" агрофирмасының "Коммуна" бүлекчәсенең сөт-товар фермасында башланды.
Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр чакырылды. Район башлыгы Ранис Камартдинов белгечләр белән бергә терлекләр асрала торган шартлар, ферманың эше белән танышты. Агымдагы елда 220 урынлык таналар үстерү өчен яңа бина төзелде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре якынлашып килүче кышны гадәттән тыш хәлләрсез үтсен өчен, инде бүгеннән үк биналарның тәрәзәләрен, ишекләрен тикшерергә кирәклеген искәртте.
Чара Килдураз авылы мәдәният йортында дәвам итте. Белгечләргә лейкоз авыруы буенча профилактик һәм дәвалау чараларын үткәрү кирәклеге турында да искә төшерделәр.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов Буа районының терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләре һәм башлангыч күрсәткечләре белән таныштырды.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, быелгы ел катлаулы булды, әмма һәр хуҗалык терлекләрнең баш санын саклап калу һәм терлекләрне баланслы тукландыру өчен күп көч куярга тиеш.
- Терлекләрнең баш санын саклап калырга тиешбез. Кирәк икән белгечләрне чакырырга, шул исәптән орлыкландыручыларны. Шулай ук азык буенча да, анализ ясагыз, рекомендацияләр алыгыз. Районда яхшы тәҗрибәләр, яхшы белгечләр белән эшләүче фермерлар бар, алар белән шулай ук аралашырга кирәк.
Ранис Габитов хуҗалыкларга фермалар территориясен тәртипкә китерергә, электр җиһазларын тикшерергә киңәш итте. Куркынычсызлык техникасына игътибар итәргә, инструктажлар уздырырга, кизү тору графигын төзергә, җаваплы кешеләрне билгеләргә кирәклеген дә искә төшерде.