«Без төрле, әмма без бергә» программасы кысаларында хәйрия нигезендә бассейнда социаль хезмәтләр алучылар белән йөзү оештырылды

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

21.09.2021 елда Буа районында «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары «Без төрле, әмма без бергә» программасы кысаларында хәйрия нигезендә бассейнда йөзү оештырдылар. Дәреснең максаты - организмны чыныктыру һәм ныгыту.

 «Дельфин» спорт комплексы хезмәткәре бассейнга йөрү кагыйдәләре һәм нормалары белән таныштырды, суда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйләде. Су коену вакытында катнашучылар рәхәтләнеп йөзделәр һәм суга чумдылар, аларның бассейнда булу вакыты бик тиз үткәнен сизми дә калдылар. Алар, яңадан бирегә килергә теләк белдереп, уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Чараны оештыручылар әлеге чара социаль хезмәт күрсәтүчеләрне савыктыруга гына түгел, ә алар аңында сулыкларда булу куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен формалаштырыр, дип өметләнәләр.

“Гармония” үзәге хезмәткәрләре спорт комплексы директоры З.Ф. Сәйфетдиновага һәм аның коллективына балаларыбызның ялын оештыруда игътибарлы булулары һәм ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International