23 сентябрьдә татарстанлылар «гараж амнистиясе» буенча бушлай консультация ала алачаклар

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Гражданнарны 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары кабул итәчәк. Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.

Исегезгә төшерәбез, «Гараж амнистиясе» турындагы законның 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керү сәбәпле, Татарстанда атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә әлеге законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линияләр үткәрелә.

Яңа законның гамәлдә булуы гараж билгеләнешендәге объектларга (үз-үзләрен төземичә), бары тик 2004 елның 30 декабренә кадәр, ягъни шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән фундамент һәм диварлары булган капиталь объектларга гына кагыла. Гараж амнистиясе буенча гараж гына түгел, ул урнашкан җир кишәрлеген дә рәсмиләштерергә мөмкин. «Гараж амнистиясе» 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International