Бүген Буа ветеринария техникумы базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча конкурс-укыту узды.
Ярышлар уздыру авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри осталыгын, практик күнекмәләрен камилләштерүгә һәм теоретик белемнәрен күтәрүгә ярдәм итә. «Шулай ук конкурс эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру ысулларын үзләштерергә һәм эштә киң куллануга мөмкинлек бирә», - дип хәбәр итә оештыручылар.
Белгечләр белән шулай ук терлекчелек тармагының агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.