Бу кибет сайтында түбәндәге мәгълүмат булмаган очракта, интернет-кибеттә товар сатып алырга киңәш ителми:
1. товарның төп куллану үзенчәлекләре турында;
2. чит ил товарларын җитештерү иле турында;
3. товарның бәясе һәм түләү тәртибе турында;
4. товарны сатып алу шартлары һәм аны китерү турында;
5. сыйфатлы товарны кире кайтару сроклары һәм шартлары турында.
Сатучы шулай ук интернет-кибет сайтында үзенең фирма исеме һәм урнашу урыны (юридик адресы) турында мәгълүмат урнаштырырга, оешма өчен –шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлү турында белешмәләрне, шулай ук кибетнең факттагы адресы турында мәгълүматны һәм сатучы белән элемтә өчен контакт мәгълүматларын күрсәтергә тиеш.
Әгәр югарыда санап кителгән мәгълүмат юк икән , сатып алудан баш тартыгыз. Югыйсә сез сатучыга үз хокукларыгызны башка ысуллар белән яклау мөмкинлегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Эш шунда ки, судка дәгъва биргәндә сатучы (урнашу урыны һәм адресы) турында мәгълүматлар күрсәтү мәҗбүри булып тора.
Шулай итеп, дәгъва гаризасы биргәндә гариза бирүче җавап бирүчегә һәм эштә катнашучы башка затларга дәгъва гаризасының күчермәсен һәм аңа кушып бирелгән документларның күчермәсен җибәрергә тиеш (РФ ГПК 132 ст.6 п.).
Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, дәгъва гаризасы хәрәкәтсез калдырылырга тиеш, гариза бирүчегә гаризаны хәрәкәтсез калдыруның нигезләре аңлатыла һәм җитешсезлекләрне төзәтү өчен тиешле вакыт бирелә (РФ ГПК 136 ст.).
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 8-10 статьяларында һәм товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләренең 8-11 пунктларында күрсәтелгән кулланучыларга җиткерү өчен мәҗбүри булган мәгълүматның тулы исемлеге.