«Ишет мине»

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Буа ветеринария техникумының 1 курс студентлары белән Халыкара чукраклар көненә багышланган чара уздырганнар.

Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен дөнья буенча Халыкара чукраклар көнен билгеләп үтәләр. Әлеге чара җәмәгатьчелек игътибарын  ишетмәүчеләр кичерә торган проблемаларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Безнең янәшәбездә  ишетә алмый торган кешеләр дә яши. Аларга тирә-юньдәгеләрне аңлау һәм тулы тавышка интеграцияләнү авыр. Алар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ.

Чара барышында студентларга бераз гына куллары белән колакларын томалау тәкъдим ителде. Гадәти булмаган хәлме? Әмма бит һәрвакыт шулай яшәүче кешеләр дә бар.

Яшүсмерләр бер-берсен ишарәләр белән сәламләделәр һәм мәгълүмат алмаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шул ук вакытта тавыш куллану тыела иде. Сүзләрнең булмавына карамастан, балалар бер-берсен аңлый алдылар һәм чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Әлеге чара гадәти булмаган тынлык дөньясыннан кешеләр турында күп яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде һәм аларның проблемаларына гомуми игътибар җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International