2021 елның 4-10 октябрендә «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе узачак.
Акциядә традиция буенча буалылар да катнашачак.
Акция урманга сак караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.