ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

1 октябрьдән 31енә кадәр республикада, шул исәптән районда да “Агач утырту” акциясе уза.

Сишәмбе көнне үзәк китапханә бинасына районның виноград үстерүчеләре җыелды. Көзге Сөмбелә бәйрәме уңаеннан “Экос” клубы үткәргән бу чарада без дә катнашып кайттык.

 

Туган якны өйрәнү музееның “Безнең якташлар” залындагы экспонат – Универсиаданың сувенир факелы районга моннан өч ел элек бүләк ителде. Өлкәннәр декадасы кысаларында  әлеге экспозиция рәсми рәвештә ачылды.

Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына керемен исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт

Бу көннәрдә Буада төрле милләт халыклары җыр телендә аралашты. Бездә 7 районнан  җыелган этник-мәдәни фольклор ансамбльләре фестивале узды.

Буага эшлекле визит белән Россия Федераль Монополиягә каршы хезмәтчелегенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел килде.

Татарстан кунагының районга килүе алдан планлаштырылган иде, чөнки берничә елда  хезмәтчелек вәкилләре республика буенча йөреп, җирле җитәкчеләр, эшмә-кәрләр белән аңлату эш-ләре алып баралар, закондагы үзгәрешләр турында җиткерәләр, кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр. Бүген дә шулай булды. “Түгәрәк өстәл” артында Павел Анатольевич законга кер-телгән үзгәрешләр хакында бәян итте. Закон таләпләрен үтәмәгән очракта беренче тапкырга җәза – штраф, аннан соң квалификацияне төшерү яки алу көтелүе хакында кисәтте. Шулай ук сәүдә кагыйдәләренең үзгәрүе хакында сүз барды.

- Бу өлкәдә штрафка тартылучылар күп. Аларның күбесе – закон таләпләрен белмәүчеләр. Кайвакытта товарга заказ бирүче белән аны китерүче оешма арасында төзелгән килешү төгәл үтәлми. Нәтиҗәдә һәр ике як та белемсезлеге яки игътибарсызлыгы аркасында үзләре үк зыян күрәләр, тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр өчен “үз кесәләре хисабыннан түләргә” мөмкиннәр,- диде ул. Бу уңайдан утырыш белән идарә иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның соравы булды. Райондагы балалар бакчасына китерелгән атланмайның сыйфатсызлыгы ачыклангач, җаваплылыкның әлеге товарны китерүчегә түгел, ә бакча мөдиренә төшүе хакында әйтте. Бу очракта Павел Козел заказ бирүчегә товарга барлык документларны җентекләп, юридик күзлектән чыгып тикшерергә кирәклеген ассызыклады.

Моннан тыш, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Павел Козелга товарны китерү шартлары, сроклары, төрле килешүләрне ничек дөрес итеп төзү турында сораулар бирделәр. Казан кунагы иренмәде, барысына да тәфсилләп җавап бирде. Алай гына да түгел, киләчәктә дә юридик консультация кирәк булганда булышырга әзерлеген әйтеп узды.

Павел Анатольевичның эшлекле визиты моның белән генә тәмамланмады, ул районда барган “Агач утырту” акциясендә дә катнашты. Район кунагы муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов белән бергәләп үзәк паркта чыршылар утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International