Районда Буа районы мәгариф идарәсе һәм мәдәният идарәсенең туган телләрне популярлаштыру һәм өйрәнү буенча уртак проектын тормышка ашыру дәвам итә. Һәр якшәмбедә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә шәһәрдә яшәүче балаларның туган телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе дәресләре уза. Балалар дәресләргә бик теләп йөриләр.