Эшмәкәрләргә фонд базары инструментлары ярдәмендә финанслауны ничек җәлеп итү турында сөйләячәкләр.
29 сентябрьдә «Фонд базары аша кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен финансларны җәлеп итү мөмкинлекләре» төбәкара вебинары узачак.
Россия банкы экспертлары, Мәскәү биржасы, рейтинг агентлыгы вәкилләре, шулай ук биржада үзенең кыйммәтле кәгазьләрен урнаштыру тәҗрибәсе булган компанияләр облигацион займнар ярдәмендә финанслауны җәлеп итү, биржага чыкканда дәүләт ярдәменең нинди чаралары барлыгы һәм финанслауны җәлеп итү бәясен ничек киметергә, компанияне биржага чыгаруның эзлеклелеге ничек булуы турында сөйләячәкләр.
Вебинарның озынлыгы-1,5 сәгать.
Вебинарда катнашу өчен, сылтама буенча кушылырга кирәк cbr.imind.ru яки «Mind Meting Бизнес » мобиль кушымтасын кулланырга, ID 212-962-142. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.