Буа интернат-йортында яшәүчеләрне Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр белән сөендерделәр

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов исеменнән Буа интернат-йортында яшәүчеләр  өчен 20 данәдән артык дым үткәрми торган  матраслар сатып алынды.

Ел саен, 1 октябрьдә, барлык буыннар өчен дә мөһим бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Бу юлы да Буа муниципаль районы башлыгы бүләкләр белән сөендерде.

Социаль хезмәтләр алучылар һәм Буа интернат-йорты администрациясе Буа муниципаль районы башлыгына  хәйрия ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International