Татарстанда Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча проект тормышка ашырыла

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча экспериментны тормышка ашыру кысаларында, җитмәгән мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү буенча масштаблы эш алып барыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатып узганча, ЕИР Росреестрның универсаль системасы булачак, ул кызыксынган затларга билгеле территория турында, шул исәптән җир кишәрлеге төзү яки бирү өчен, тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. 2021 ел ахырына кадәр ЕИР булдыру буенча экспериментны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча «җир гади» сервисы эшләнәчәк, аның ярдәмендә гражданнар җиргә хокукны сайлый, формалаштыра һәм терки алачак. Шулай ук ел ахырына кадәр илнең барлык төбәкләрендә «төзелеш өчен җир» сервисы да булачак. Әлеге проект кысаларында бөтен ил территориясен анализлау һәм торак төзелеше өчен яраклы җир кишәрлекләрен һәм территорияләрне ачыклау эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International