6 октябрьдә Буа районында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләре узачак

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Гражданнар оборонасы өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте нигезләрен тормышка ашыру буенча чаралар планы нигезендә, 6 октябрьдә безнең районда «Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару» темасы буенча идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк.

Өйрәнүләр 2 этапта узачак:

1 этап 2021 елның 6 октябреннән 10:00-40 октябренә кадәр  «РФ Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планын гамәлгә алып бару»,

2 этап 2021 елның 6 октябрендә 10:40тан 18:00гә кадәр «Хәрби конфликтлар шартларында гражданнар оборонасын алып бару».


Тренировка барышында җитәкче составны хәбәр итү һәм җыю, гражданнар оборонасы буенча гамәли чаралар үтәләчәк.

Шулай ук Буа шәһәрендә һәм Буа муниципаль районында урнаштырылган тавышлы сөйләм җайланмаларының әзерлеген тикшерү дә үткәреләчәк.

Тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International