М. М. Вахитов исемендәге Гимназия командалары ТР Яшь натуралистларының республика слетында уңыш яуладылар

2021 елның 2 октябре, шимбә

"М. М. Вахитов исемендәге Гимназия" Татарстан Республикасының экологик белем бирү үзәге булып тора. Гимназия укучылары үз укытучылары җитәкчелегендә муниципаль проектларда гына түгел, республика һәм федераль проектларда да уңышлы катнашалар.

28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узган Татарстан Республикасының яшь натуралистлары слетында  уңышлы чыгыш ясау моның  ачык мисалы булды. Слетта катнашучылар арасында Л.М Шәймәрданова җитәкчелегендә «2021 елгы яшь натуралистлар» командасы һәм Л.Б. Зиннәтуллин җитәкчелегендә «Туган киңлекләр» инклюзив командасы бар иде. Балаларда Казан федераль университеты музеена экскурсия һәм Зәңгәр күлләргә сәяхәт аеруча истә калды.

 «Байтик»та яшь натуралистлар слеты белән бер үк вакытта «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активының республика мәктәбе дә эшләде. Татарстанның 25 районыннан һәм шәһәреннән 170 активист белән бергә Буадан яшь натуралистлар экологик проектларны һәм чараларны тормышка ашыру механизмнарына өйрәнделәр.

Ике команда да үз проектларын уңышлы якладылар: гимназиянең яшь натуралистлары 2021 елгы гимназиянең әһәмиятле экологик проектларын тәкъдим иттеләр, ә «Туган киңлекләр» инклюзив командасы Буа муниципаль районының аеруча әһәмиятле тарихи һәм экологик объектлары буенча юл тәкъдим итте.

Яшь натуралистлар хәрәкәтенең республика слетында катнашучыларны бүләкләү тантанасында « Туган киңлекләр » инклюзив командасына 3 урын һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды, «2021 елгы яшь натуралистлар» командасы лауреат булды һәм шулай ук кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International