Бүген без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.
Бу дата – сезгә-әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә, районыбыз үсешенә керткән өлешләре, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Бүгенге көндә Буа районында 12,7 меңнән артык өлкән яшьтәге граждан яши. Без алар белән чиксез горурланабыз, аларның һәркайсы безгә бик кадерле. Сезнең хезмәтегез белән көчле потенциал булдырылган, ул безгә уңышларга ирешеп, алга барырга мөмкинлек бирә. Сезнең күбегез яшь буынга үз белемнәрен һәм кыйммәтле тәҗрибәсен тапшыруларын дәвам итә. Безнең бурыч - сезнең хезмәтегезнең җимешләрен саклап калу һәм арттыру, Сезнең иҗади эшләрегезне лаеклы дәвам итүчеләр тәрбияләү.
Халкыбызның гореф-гадәтләрендә өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт сакланган. Тормышыгыз озын гына түгел, ә сыйфатлырак һәм тулы канлы булсын өчен, без Сезгә лаеклы яшәү шартларын булдыру өчен барысын да эшләргә тырышабыз.
Кадерле олы яшьтәге якташларыбыз! Туган ягыгызга мәхәббәтегез, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек телим! Сезнең көннәрегез шатлык, җылылык, игътибар һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгы белән тулып торсын!