Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең Мөстәкыйль балалары (SaMoSтоятельные дети): шәһәр халкын хәйрия акциясенә - "игелекле мәктәп" проектына кушылырга чакыралар. Әлеге чара даими рәвештә халыктан макулатура җыю һәм эшкәртүгә тапшыруны күздә тота. Ә җыелган акчалар "Тормыш линиясе" фондына, авыручыларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Макулатура тапшыру ысулы - контактсыз һәм куркынычсыз, шәһәр һәм район халкына макулатураны алу адресын күрсәтеп,гимназиягә шалтырату да җитә (3-14-64). Экологик проект кысаларында коткарылган агачлар саны артачак. Акциягә добрая-школа.рф сайтында гариза калдырып, теләсә кайсы мәктәп кушыла ала.
Макулатура тапшыр һәм агачны гына түгел, ә кеше гомерен дә саклап кал...