Буа шәһәренең Үзәк базарында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Иртә таңнан район халкы яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, он, шикәр һәм башка җирле җитештерү товарлары алырга килде.
Буалылар бик теләп, Буа элеваторы, шикәр заводы продукциясен сатып алдылар, яшелчә, җиләк-җимеш, ит продукциясе киштәләре янында чиратлар тезелде.
Буа шәһәре мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләргә яхшы кәеф һәм иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. Традицион ярминкәдә Буа районының атказанган мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.