Буада район укытучыларын хөрмәтләделәр

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара Мәдәни үсеш үзәгендә узды. Бәйрәм залына укытучылар, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре  чакырылды. Сәламәтлекләрен саклау максатларынды быелгы педагогик эшчәнлек ветераннары залда булмады. Әмма аларның берсе дә  игътибарсыз  калмады.

Бу көнне педагогларга сәхнәдән бик күп җылы сүзләр, котлаулар яңгырады, алдынгы педагогларга намуслы хезмәтләре һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Традицион бүләкләү тантанасыннан тыш, район башлыгы Рәнис Камартдинов инициативасы белән бәйрәм концерты да булды. Анда Ульяновск, Чуашстан һәм Казан артистлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International