Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдиновның Укытучылар көне белән котлавы

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - белем, иң кадерле һәм күңелдә сакланучы якын кеше – бу белемнәрне  күңел җылылары аша тапшыручы –  ул укытучы.  Мәктәп - һәр кешенең формалашуында мөһим этап булып тора. Биредә дөньяви кызыксынучанлык,  характер формалаша, яшерен талантлар уяна һәм үсә. Зирәклек, күңел байлыгы, тирән белем аша дөньяны танып белүгә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кеше –  Сез ул, укытучы. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте безнең өчен  үрнәк булып тора. Сезнең кайгыртучанлык һәм җылылык, кирәк чактагы җылы сүзегез, урынлы шелтәгез һәрчак укучылар күңелендә саклана.

       Кадерле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары! Укытучылар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: рәхмәт Сезгә! Рәхмәт, укытучыларыбыз!

Сезгә бәхет, уңышлар, иминлек һәм нык сәламәтлек телим! Укучыларыгызга энергия һәм тормыш көче, иҗади илһам һәм яңа җиңүләр!

 

Буа муниципаль районы башлыгы      Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International