«Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, 2021 елның 20 октябре 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү. Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү алдан язылу номерлары буенча башкарылачак 8(84374)3-52-89, 3- 17-04; 8(84373) 2- 52-59.