2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак

2021 елның 8 октябре, җомга

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. Илнең кыен булган территорияләрендә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

SuperJob порталының сораштыру мәгълүматлары буенча, Бөтенроссия халык санын алуда катнашуның иң популяр ысулы — онлайн-дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә. Шул рәвешле сораштырылучыларның 58% ы үзе турында сөйләргә ниятли. Респондентлар үз планнарын мондый ысулның куркынычсызлыгы белән аңлата.

Һәр алтынчы респондент (16%) исәпкә алучыны өйдә кабул итәргә планлаштыра. Тагын 7% стационар исәпкә алу участогында яки КФҮдә булырга ниятли, аларның күбесендә дә исәпкә алынырга мөмкин булачак. Сораштырылучыларның 19% ы гына әлегә катнашу ысулын билгеләмәгән яки шикләнәләр.

«Мин ничек языла алам?» , «Исәпкә алучыга документларны тапшырырга кирәкме?», «Минем мәгълүматлар тикшереләчәкме? » Халык санын алу башланыр алдыннан ил халкында сораулар туа. Җавапларны хәзер үк алырга була. Бөтенроссия халык санын алуның бушлай кайнар линиясенә 8-800-707-20-20 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Ул үз эшен 24 сентябрьдә башлады.

Контакт-үзәкнең 170 артык операторы халык санын алу өчен махсус әзерлек узган һәм бүгенге көннән башлап көн саен Мәскәү вакыты белән иртәнге 9дан кичке 9га кадәр россиялеләрнең сорауларына җавап бирә башлаячак (башка сәгатьләрдә шалтырату автоответчик кабул итә һәм шалтыратучы операторның кире шалтыратуына заявка калдыра ала). Кайнар линия 2021 елның 14 ноябрендә халык санын алу тәмамланганчы эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International