Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдиновның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көне белән котлавы

2021 елның 9 октябре, шимбә

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Буа районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Авыл хуҗалыгы производствосы безнең район һәм республика икътисадының мөһим тармагы булды һәм шулай булып кала да. Бүген, һәрвакыттагыча, республиканың, районның динамик үсеше һәм аның халкының иминлеге авыл хуҗалыгындагы уңышларга бәйле.

Агымдагы ел җиңелләрдән булмады. Катлаулы икътисади һәм табигый шартларга карамастан, авыл хезмәтчәннәре быел да төп авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы уңыш үстергәннәр. Агымдагы елның 9 аенда районның барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 4 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Район игенчеләре тарафыннан 95 мең тоннадан артык ашлык җитештерелгән, уңдырышлылык-16,6 ц/га, шикәр чөгендеренең тулай җыемы 270 мең тонна булыр дип көтелә, уртача уңыш гектарыннан 355 центнер.

Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, җитештерү алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен яшь буынга тапшыручы тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бүген аграр комплексны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Безнең мөһим бурыч-аны заманча һәм көндәшлеккә сәләтле итү. Безнең тырышлыгыбыз зур инвестицияләр җәлеп итүгә, авыл хуҗалыгы җитештерүләрен модернизацияләүгә, эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, шулай ук зур булмаган гаилә фермаларына, шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына һәрьяклы ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге,  район һәм республика файдасына нәтиҗәле эшегездә уңышлар, Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

Буа муниципаль районы башлыгы  Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International