Татарстан Республикасы Буа районының Боерган авыл җирлегендә "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы белән көрәшүче медицина хезмәткәрләре хөрмәтенә, агачлар утырту Боерган фельдшер-акушерлык пункты янында узды. Имән, гөлҗимеш, чия, барбарис (барлыгы 63 үсенте) утыртылды. Масштаблы экологик акциядә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният, мәктәп хезмәткәрләре, укучылар, медицина хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International