Татарстан Республикасында 11 октябрьдән 2021 елның яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү кертелә

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар буенча имин булмаган эпидемиология вәзгыяте үсешен исәпкә алып, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшинаның 2021 елның 11 октябрендәге 7 номерлы карары белән Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләрен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинацияләү кертелә.

Мәсәлән, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк затлар; медицина, мәгариф оешмалары, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре; транспорт, энергетика, сәнәгать предприятиеләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре; хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш;

хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр (сәүдә, чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, җәмәгать туклануы; банклар, почта, транспорт, такси, кәрәзле элемтә, ТКХ һәм энергетика хезмәтләре,

музейлар, театрлар, кинолар, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм, ММЧ, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар, китерү һ.б.), җитештерү практикасын мәгариф оешмасыннан читтә узу өчен җибәрелүче студентлар.

Оешма җитәкчеләре 2021 елның 6 декабренә кадәр үз хезмәткәрләрен икенче компонент белән вакцинацияләү эшен оештырырга тиешләр. Вакцинаның беренче компонентын алмаганнар 9 ноябрьдән, ә 7 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын төгәлләмәүчеләр эштән читләштерелергә тиеш.

Карарның гамәлдә булуы вакцинациягә каршы документлар белән рәсмиләштерелгән затларга кагылмый. Коллективларда соңгы 6 айда чирләгән затларны исәпкә алып, 80% тан да ким булмаска тиеш.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен өйдә вакцинация оештыру буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

Күрсәтелгән карарның үтәлешен контрольдә тоту Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә йөкләнгән.

Карарның тулы тексты белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында (сылтама буенча) танышырга мөмкин http://16.rospotrebnadzor.ru/news.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International