Өлкән яшьтәге кешеләргә мошенниклардан яклану өчен

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар тиз ышанучан. Моңа төрле салымнар белән фатирларга үтеп кергән намуссыз кешеләр исәп тота да инде. Визитлардан соң күпләр үзләренең соңгы акчаларын сыйфатсыз товарлар яки хезмәтләр өчен бирәләр. Мондый ысуллар белән сатыла торган товарлар һәм хезмәтләр ассортименты киң – косметик продукция, медицина приборлары, савыт-саба, исәпләү приборларын алыштыру һәм тикшерү һ. б.

Еш кына сатучылар ялган таныклыклардан файдаланып һәм пенсионерның нинди дә булса адреслы ярдәм программасы гамәлгә керүенә апелляция биреп, дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең ролен үз өстенә ала.

Мошенниклар корбаны булмас өчен берничә киңәшне һәрчак истә тотарга кирәк:

1. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга сак карагыз. Чит кешеләргә паспорт бирергә ярамый, беркайчан да банк картасы мәгълүматларын атамаска: пин-код һәм СVV (картаның кире ягында өч урынлы код).

2. Әгәр сез карта блокировкалау яки акча средстволарын исәптән төшерү турында СМС-хәбәр алган булсагыз, СМСта күрсәтелгән номер буенча шалтыратмагыз! Банкка шәхсән барып, банкомат/онлайн-банк аша балансны тикшерегез.

3. Әгәр сезгә анкета яки сораштыру кәгазе тутырырга бирәләр икән, аларның эчтәлеген игътибар белән өйрәнегез.

4. Фатир челтәре маркетингы, вак көнкүреш техникасы белән шөгыльләнүче кешеләрдән  товарны саклык белән генә  сатып алыгыз– товарлар мәҗбүри таләпләргә туры килмәскә мөмкин, ә аларның бәясе, кагыйдә буларак, уннарча тапкыр арттырыла.

5. Косметология хезмәтләренең бушлай демонстрацияләрендә (массаж, «пилинг», чәчләрне карау һ.б.), косметика презентацияләрендә сак булыгыз. Мондый товарлар һәм хезмәтләр сатучылар, акча җитмәү турында ишетеп, гражданнарны зур суммаларга кредит килешүләре төзергә ышандыра. Документлар буенча мондый алыш-бирешләр еш кына катлаулы, вак шрифт белән язылган. Сатучылар үҗәтләнеп, килешүне имзаларга ашыктыра.

Документларны игътибар белән өйрәнегез, укыгыз һәм аңлап кына имзалагыз.

Товар яки хезмәт күрсәтүне алыр алдыннан:

- сатып алу кирәклеге турында уйларга кирәк;

- инструкция белән танышу;

- сатучының барлык документларын игътибар белән өйрәнергә;

- сатучыдан товарның эшләвен күрсәтүне таләп итәргә;

- компетентлы оешмалар хезмәткәрләре белән киңәшләшү;

- туганнары һәм якыннары белән киңәшләшергә.

Исегездә тотыгыз, кулланучы килешү төзегәндә ирекле, ә килешү төзергә мәҗбүр итү рөхсәт ителми.

Уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International