Бүген күчмә вакцинация мөмкинлегеннән «Буа» сәүдә үзәге эшмәкәрләре файдаланды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бүген күчмә вакцинация мөмкинлегеннән «Буа» сәүдә үзәге эшмәкәрләре файдаланды. Алар турыдан-туры эш урыннарында вакцинация оештыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Һәм мондый мөмкинлек аларга бирелде.

Бүген коронавирус инфекциясеннән 20дән артык кеше прививка ясатты. Алар арасында пенсионер Лилия Хисаметдинова да бар. Ул Ковид  белән узган елның сентябрендә авырган, тик авыру җиңел формада узган.

- Иң катлаулысы-мораль як. Бигрәк тә авырудан соң. Иң мөһиме-дөрес кәефне саклау, курыкмау һәм хәрәкәттә булу. Минем үз йортым бар, ишегалды һәм бакчам бар, чыгам, йөрим. Нәкъ менә хәрәкәт итүем бу чирне җиңәргә мөмкинлек бирде. Участок шәфкать туташы Ләйсәнгә зур рәхмәт, мин аңа бик рәхмәтле. Ул көн саен шалтыратты, үземне ничек хис итүемне белешеп торды. Рәхмәт аңа. Хәзер интернеттан мәгълүмат күп, ул төрле шикләр уята. Күп нәрсә дөрес һәм  күбесе дөрес тә түгел. Ковидтан элегрәк прививка ясатырга булган, әмма мине бер тапкыр авыруны кичерүем туктатып торды, - дип билгеләп үтә Лилия Сәгыйтовна.

Шулай ук вакцинацияне бүген Буа ветеринария техникумы хезмәткәрләре дә уза алдылар. Өстәмә вакцинация пункты техникумның медицина кабинетында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International