Ранис Камартдинов районның элеккеге башлыгы Азат Айзетуллов белән очрашты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Азат Касыйм улы озак хезмәт юлын узган: җитештерүдә, мәгариф өлкәсендә, күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Аның күпьеллык һәм җаваплы хезмәте хөрмәткә һәм соклануга лаек.

- Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне кабат күрешергә, аралашырга, изге теләкләребезне җиткерергә менә дигән форсат булды. Без тормышларын районга багышлаган кешеләрне хәтерлибез һәм хөрмәтлибез, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.

Азат Касыймовичка нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International